Сөләй авылында 9 Май - Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үтте

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген, 8 май көнне, Сөләй авылы җирлегендә 9 май – Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үтте. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, авылда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Илебез күгендә тынычлык урнашуына быел 69 ел тула. Илебез азатлыгы өчен көрәшкә Сөләй авылыннан 724 ир-егет алынган һәм шуларның 421 яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган. Бүгенге көндә 5 авылны берләштергән Сөләй авылы җирлегенә караган авылларда 4 Бөек Ватан сугышы, 74 тыл ветераны яши. Җиңү бәйрәменә багышланган бәйрәм тантаналы митинг, авылның уртасында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр кую белән башланып китте.Сөләй авылы мулласы Сабир абый Кадыйров һәлак булганнар рухына багышлап дога укыды.

Чараларның икенче өлеше мәктәптә дәвам итте. Актлар залында урын алган ветераннар һәм кунаклар хөрмәтенә Сөләй авылы мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Мөхтәрәм өлкәннәребезне район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән Наҗия Хәйдәрова тәбрикләде. Ул 9 Майның бөек хәтер көне булуын ассызыклады, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы аяусыз көрәшкән солдатларга, тылдан торып арык җилкәлђрендә барлык авырлыкларны, кайгыларны күтәргән тыл ветераннарына бүгенге имин, тыныч тормышыбыз өчен ихлас һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бүгенге яшь буын сугышның нинди афәт икәнлеген аңлап, белеп, бу турыда беркайчан да онытмыйча, илебезне яратып, чын патриотлар булып үсәргә тиеш. Исән-имин булып, якыннарыгыз, оныкларыгыз янәшәсендә яшәргә насыйп булсын сезгә, хөрмәтле ветераннар”,- диде ул чыгышын тәмамлап. Ветераннарны Сөләй авылы җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Шәйдуллина, ветераннар советы рәисе Нурзидә Гаязова котлады.

Бәйрәм чарасы мәктәп ашханәсендә авылның аерым эшмәкәрләр ярдәме белән әзерләнгән табын артында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Фәрдия Хәсәнова,
“Альметьевский вестник”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International