“Луч” телекомпаниясе Әлмәттә Җиңү парадыннан репортаж күрсәтәчәк

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
9 майда илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итә. Барлык шәһәрләрдә тантаналы парадлар була. Бу олы ваыкыйгадан Әлмәт тә читтә калмый. Җиңү парады 9 майда Нефтьчеләр мәйданында үтә. “Луч” телекомпаниясенең иҗат төркемнәре Җиңү парадын видеога төшерәчәк. 10 майда “Луч” телеканалында Җиңү көнен бәйрәм итү репортажы күрсәтеләчәк.

Башлана 9.00 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International