Мәҗит Салихов Татарстан Республикасында 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Көн үзәгендә “Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында патриотик тәрбия һәм хәтер-мемориаль чараларын оештыру” темасы булды.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга нәкъ бер ел вакыт калганын искәртеп узды. Ул юбилей чараларына әзерлекнең оешкан һәм калыплашкан төстә алып барылырга тиешлеген билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, соңгы елларда җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә сугыш ветераннарының социаль-икътисади хәлен яхшырту өстенлекле мәсьәлә булды. “Ветераннарның торак шартларын яхшырту, аларга сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү һәм дарулата тәэминат мәсьәләләренә соңгы елларда зур игътибар бирелде”, - дип белдерде Президент.

“Агымдагы елның апрелендә Россия Федерациясе бюджетыннан 248 ветеранның торак шартларын яхшыртуга 284 млн. сум күләмендә чираттагы транш алынды”, - дип,Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, ТР Дәүләт торак фондына, муниципаль берәмлек башлыкларына барлык эшләрнең сыйфатлы башкарылырга тиешлеге турында басым ясап әйтте. Ул шулай ук сугышта катнашкан 328 кешегә торак өчен субсидия бирелмәгәнлеген белдерде, моның өчен 375 млн. сум акча таләп ителә, диде. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне хәл итү ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау һәм ТР Финанс министрлыкларының өстенлекле юнәлеше булырга тиеш.

Президент, “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча, республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ветераннарны дәвалауда уңайлы шартлар булдыру мәсьәләсендә “Безнең кадерле ветераныбыз” социаль акциясе старт алганын билгеләп үтте. Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларын, сугыш ветераннары махсуслаштырылган палаталарда үзләрен яхшы хис итсен өчен, барысы да эшләнергә тиешлеге турында кисәтте. “Безнең һәммәбезнең дә уртак бурычы – ветераннарга мөнәсәбәттә мөмкин кадәр зуррак игътибар күрсәтү, һәр ветеран үзенең кайгыртылганын тоярга тиеш”, - дип республика башлыгы адреслы караш булырга тиешлегенә аеруча игътибарны юнәлтте.

Республика җитәкчесе Татарстанда яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Патриотик тәрбия буенча координацияләү советы булдырылды, “Патриот” Республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби чакырылышка кадәр әзерләү үзәге, үз теләге белән йөрүче яшьләр оешмалары, эзтабарлык отрядлары, “Ватан” берләшмәсе мөһим эш башкара. Яшьләрне Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очраштыру, мәктәпләрдә “Батырлык дәресләре” уздыру, Хәрби-патриотик эш айлыклары үткәрү кебек гамәлләр камилләшә бара. “Бүген алып барыла торган киң колачлы эшчәнлеккә карамастан, ветеран оешмаларының яшьләр белән үзара хезмәттәшлегенә корылган эшчәнлеккә игътибар юнәлтергә кирәк. Өлкән буынның бәяләп бетергесез тәҗрибәсен яшь буынга сеңдерергә кирәк”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов һәлак булган хәрбиләрнең исемен мәңгеләштерү эше юбилей чараларына әзерлек кысаларында мөһим юнәлеш булырга тиешлегенә басым ясады. Ул билгеләп узганча, хәзерге вакытта хәрбиләрнең каберлекләрен барлап, аларны паспортлаштыру-теркәү эше башкарыла. Президент республикада Мәңгелек ут белән 67 мемориал, 44 хәрби мемориал, 1,5 меңнән артык һәйкәл, зыяратлар территориясендә 28 туганнар каберлекләре куелуын хәбәр итте. “Әлеге мемориал корылмаларны тиешенчә саклау мөһим. Бу эшкә үсеп килүче буынны җәлеп итү зарур”, - дип саный ул.

Төп сорау буенча доклад белән республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек кысаларында балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбияне камилләштерү буенча чаралар турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International