Бигәш микрорайонында Җиңү көненә багышланган митинг булды

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Бигәш авылыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск янында митинг булды. Аны ТОСМС-12нең баш предприятиесе “Татнефть-Энергосервис” идарәче компаниясе оештырды. Бу компаня обелискка да кураторлык итә. Обелиск 1980 елда, Җиңүнең 35 еллыгына ачылган иде. Аны “Радиоприбор” заводы төзеде һәм шефлык итте. 2008 елдан обелиск “Татнефть-Энергосервис” карамагында. Ул Бигәш авылыннан яу кырында калган 168 сугышчының исеме язылган хәтер китабыннан гыйбарәт.

Митингта ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айдар Каюмов, “Татнефть” акционерлык оешмасының профком рәзисе Гомәр Яруллин, директор Радик Әфләтунов җитәкчелегендә “Татнефть-Энергосервис” вәкилләре, 21нче мәктәп укучылары, кадетлары, Бигәш микрорайонында яшәүчеләр, һәлак булганнарның якыннары, балалары һәм оныклары катнашты. Иң хөрмәтле урында сугыш ветераннары, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре булды.

Бигәш территориясендә хәзер 4 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 сугышта үлгән кешенең тол хатыны, 27 тыл хезмәтчәне яши.
Митинг обелискка чәчәкләр һәм веноклар кую белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International