Политехника техникумында буыннар очрашуы

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
9 май - Бөек Җиңү көне алдыннан сугыш ветераннары белән очрашу, һәлак булганнарны искә алу, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә багышланган кичәләр еш уза.

Ил күгендә тынычлык урнашуына 69 ел узса да, сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарыбызның хәтирәләре онытылырлык түгел. 5 май көнне Әлмәт политехника техникумы коллективы һәм студентлары да уку йортының горурлыгы булган сугыш һәм тыл ветераннары белән очраштылар. Мөзәянә апа Хәмәтдинова белән Маргарита Апраксина инде санаулы гына калган сугыш ветераннары исемлегендә. Бу ханымнар кичергән авырлыкларны без, яшь буын, берничек тә күз алдына китерә алмыйбыз. Җиңү фронт сызыгы һәм тылдагыларның фидакарь батырлыгы бәрабәренә яуланган.

Тыл ветераннары Рәфига Шәфигуллина, Надеҗда Ипатова , Анна Кислова, Владимир Краснов, Рәйсә Тимергалина җиңүне якынайтуга үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр.
Очрашуда, шулай ук сугыш ветераннарының тол калган тормыш иптәшләре, "Третий возраст" шәһәркүләм олимпиадасы җиңүчеләре дә чакырылган иде. Техикумның ветераннар советы 119 кешене берләштерә. Аның рәисе Сәгадәт Фәтхетдинова сүзләренә караганда, өлкән яшьтәгеләр һәр җирдә активлар, студентлар белән очрашуларга да бик теләп йөриләр.

Уку йортының актлар залында башланып киткән бәйрәм концерты сугыш чоры җырлары, әдәби әсәрләрдән өзекләр белән үрелеп барды.Техникум җитәкчелеге исеменнән ветераннарны директорның укыту буенча урынбасары Лилия Мәүләвиева тәбрикләде."Украинада барган вакыйгалар дулкынында без илдә тынычлык, иминлек булуның никадәрле зур бәхет булуы турында кабат - кабат уйлыйбыз. Фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәштә күрсәткән батырлыкларыгыз, бүгенге матур, мул тормышыбыз өчен без сезгә чиксез рәхмәтле, хөрмәтле ветераннар.Исән-сау булыгыз, авырмыйча, якыннарыгыз янәшәсендә озак еллар яшәргә насыйп булсын,"- диде ул үзенең чыгышында.

Тыл ветераны, 9 яшеннән концлагерьләрдә иза чиккән Маргарита Апраксинаның да яшьләргә, студентларга әйтер сүзләре бар.Ул күз яшьләре аша шул елларның авырлыклары, сугышның өлкәннәргә генә түгел, үзе кебек 9-10 яшьлек балалаларга китергән кайгы - хәсрәтләре турында сөйләде.

-Туган илегезне яратыгыз, хәзерге тормышның мөмкинлекләре зур, укыгыз, эшләгез, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып яшәгез ,- диде ул залдагы студентларга мөрәҗәгать итеп.

Ветераннар хөрмәтенә оештырылган концерт тәмамланганнан соң очрашу ашханәдә, чәй өстәле артында дәвам итте. Техникумнан мөхтәрәм кунакларны бәйрәм хөрмәтенә әзерләнгән күчтәнәчле пакетлар биреп озаттылар.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
Автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International