Бәйрәм алды көннәрендә ветераннар яшәгән йортлардан кунаклар өзелми. Сугыш афәтенең шаһитлары булган, кеше түзә алмаслык авырлыкларны кичерергә мәҗбүр булган өлкән буын кешеләренә кадер -хөрмәт күрсәтүне һәркем изге бурычы итеп кабул итә. Бу эштән ТОСМС лар, иҗтимагый оешмалар да читтә калмый.
Шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан 4 нче ТОСМС җитәкчесе Ирек Хәнипов сүзләренә караганда, территориаль совет карамагында эшләп чыккан оешма-предприятиеләре таралган 30 дан артык пенсионер исәпләнә. Алар арасында Вөек Ватан сугышы ветераннары да бар. Шундыйларның берсе бүгенге көндә Колшәрип авылында кызы һәм кияве тәрбиясендә яшәүче Әюпова Нәгыймә Мөхәммәтгалимовна.