Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү бәйрәме белән «Болгар радиосы» аша котлаячак

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү бәйрәме белән «Болгар радиосы» аша котлаячак.

Бүген иртән 8 сәгатьтән республика радиосы дулкыннарында Мәҗит Салиховның ветераннарга рәхмәт һәм котлау сүзләре яңгырый.

Рус телендә котлауны бүген 14:10 һәм 20:09 сәгатьтә тыңларга мөмкин, татарчасы 14:44 һәм 16:42 сәгатьтә яңгыраячак. 9 майда бәйрәм көнне русча котлауны 10:09 һәм 20:00 сәгатьләрдә, татарча котлауны 8:04, 12:44, 18:24 һәм 19:10 сәгатьләрдә тыңларга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International