Әлмәттә “Балалар илне рәсемлиләр” конкурсының сайлап алу этабында җиңүчеләр ачыкланды

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә 6 майда “Балалар илне рәсемлиләр” VIII республика балалар рәсемнәре конкурсына башлангыч йомгак ясау һәм иҗат ярышының финал өлешенә эшләр сайлап алу буенча комиссия утырышы булды. Утырышта комиссиянең рәисе, партиянең Әлмәт җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миңнеханова һәм комиссиянең башка әгъзалары катнашты.

Конкурста гомуми белем мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары, шулай ук шәһәр һәм районның сәнгать мәктәпләрендә укучылар катнашты. Ул 24 мартта башланган иде, җирле дәрәҗәдәге ике этабы инде артта калды.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International