Мәҗит Салихов: “Әлмәт районында язгы чәчү 15 майга төгәлләнергә тиеш”

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов чәчүнең барышын урыннарда тикшерде. Район башлыгы җитәкчелегендәге делегация “Кичүчат”, Токарликов исемендәге ААҖ басуларын йөреп чыкты.

Токарликов исемендәге совхозда солы, борчак, арпа чәчүне төгәлләгәннәр. Бүген бодай чәчү дәвам итә. 1700 гектар җирнең 600 гектары чәчелгән. Калган җирләрдә чәчүне дүрт көн эчендә бетерергә планлаштыралар. Хуҗалыкта эшләрнең уңышлы баруында инвестор “СМП-Нефтегаз” ААҖнең роле зур.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов районда язгы кыр эшләренең барышын болай бәяләде: иртә культураларның 48 мең гектарыннан 18 меңе чәчелгән; төрле хуҗалыкларда эшләр төрлечә бара, моның объектив сәбәпләре дә бар: төрле урыннарда җир төрлечә өлгерә. Тулаем алганда, бүгенге көнгә язгы чәчүнең 48%ы башкарылган.

Кичүчатта чәчүне беренчеләрдән булып башкарып чыгарга исәп тоталар. “Соңгы 30 гектары гына калды, - диде предприятие директоры Җәмил Сафиуллин. – Барлыгы 700 гектар иртә культуралар чәчтек. Тагын карабодай, кукуруз, терлек азыгы культуралары чәчәсе бар”.

Район башлыгы күргәннәр белән канәгать калды. “Бүгенге көндә эшләр гөрләп бара, - диде ул. – Инде экваторга җитеп киләбез. Язгы көннең ел туйдыра икәнлеген яхшы аңлыйлар, шуңа да эшләр тиешенчә оештырыла. Авыл хуҗалыгы предпритиеләре алдында язгы кыр эшләрен 15 майга кадәр төгәлләү бурычы тора”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International