Әлмәтлеләр “Музейда көн”не 18 майда үткәрә алалар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
18 май көнне Әлмәт туган якны өйрәнү музее Халыкара музейлар көненә багышланган “Музейда көн” циклыннан оештырылган чарага чакыра. Сез безнең күргәзмәләр белән таныша аласыз, программада шулай ук “Балалар сәгате”, “Фондлар чакыра”, “Оста куллар” акцияләре бар.

Килегез, туган як, аның тарихы турында белемнәрегезне арттырырсыз, чәйләп алырсыз, фотога төшәрсез.

Музей килүчеләр өчен 10.00дән 18.00 сәгатькә кадәр ачык.

Белешмәләр өчен телефон: 22 04 22.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International