Бозымны бетерү 49 мең сумга төшкән

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
5 майда Әлмәттә тагын бер мошенниклык факты теркәлде.

Шәһәр телеканалларының берсендә дәвалаучы хезмәте күрсәтү турында белдерү укыгач, пенсионер хатын ярдәм сорамакчы булган. Аны улының начар гадәте – эчүгә сабышуы борчый икән.

Дәвачы пенсионерга болай аңлаткан: уңай нәтиҗәгә итешү өчен шәм яктысында күп дога укырга кирәк икән. Һәр процедураның шәп кенә үз бәясе дә бар икән. Нәтиҗәдә пенсионер мошенник хатынга 49 мең сум акча биргән. Өенә кайтып, һаман да исерек улын күргәч, пенсионер үзенең мошенниклар кармагына капканын аңлаган. Шәһәр полиция бүлегендә аның шиген раслаганнар.

Вакыйга урынына оператив тикшерү төркеме килүгә, инде квартирда беркем дә булмаган, мошенниклар эзләрен суытырга өлгергән. Аферистлар квартирга кереп кенә торганнар икән. Хәзер эшнең ничек булганлыгы ачыклана, җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International