“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Мин 4нче мәктәп районында яшим, һәр көн иртән эшкә ашыгам. Герцен урамы аша троллейбус тукталышына чыккан саен тормышымны куркыныч астына куям. Тукталыш янында юл аша чыгу урыны бар, тик аны санга сукмыйлар. Машиналар очып кына үтә, әле җитмәсә сигнал кычкырталар. Зур үтенечем шул, асфальтка зебра ясарга, бәлки кисәтүче светофор да куярга кирәк. Кырыйда гына мәктәп бит!

Җавап: 5 майда Герцен урамында (Ломоносов урамы тукталышы турында) 1.14.1 “Җәяүлеләр чыгу урыны” дигән юл билгесе (зебра) ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International