Халык иҗаты йортына 75 ел

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Әлмәт районының иҗади делегациясе Халык иҗаты йортының (хәзер Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге) ачылуына 75 ел тулуга багышланган юбилей кичәсендә катнашты. Ул 5 майда Татарстан дәүләт филармониясенең концерт залында үтте.

Коллективны юбилее белән котларга РФ Мәдәният министрлыгының Россия халык иҗаты йорты директоры урынбасары М.В.Русанова, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары И.Х.Әюпова һ.б. рәсми затлар килгән иде.

Бәйрәм кичәсендә “Нефтьче” мәдәният сараеның “Гармония” халык вокаль ансамбле дә катнашты (җитәкчесе РСФСР халык мәгарифе отличнигы Галина Бабанина).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International