Мәләфә Нәбиуллина: “Без черек бәрәнге ашап үскән буын, бүгенге көн нигъмәтләренә шөкер итеп бетерерлек түгел!”

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Рәсәй халкы көтеп алынган һәм авырлык белән бирелгән җиңүне - Бөек Ватан сугышында яулап алынган җиңүне беркайчан да онытмаячак. Әлеге вакыйгалардан 70 ел үтсә дә, безнең каһарман әби - бабаларыбызның батырлыклары бүген дә истә. 9нчы май алдыннан Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлегендә тыл ветераннары Мәләфә Имаметдин кызы Нәбиуллина һәм Мәмдүдә Габделхамит кызы Нургалиева белән очрашу үтте. Сугыш башланганда Мәләфә Имаметдин кызына 10 яшь тулган була, ул сугыш елларын күз яшьләре аркылы искә алды. “Без черек бәрәнге ашап үскән буын, бүгенге көн нигъмәтләренә шөкер итеп бетерерлек түгел!”, - диде ул балачагын искә алып. Мәмдүдә Габделхамит кызы да сугыш чоры авырлыклары белән уртаклашты. Очрашу барышында кунаклар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, шәкерт кызларга нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

Энҗе Хасаншина
Әлмәт муниципаль районы Башлыгы матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International