“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Без, Техснаб һәм Петуховка бистәсендә яшәүче ата-аналар, Базовая урамындагы юлның торышына бик борчылабыз. Ул урыны-урыны белән шулкадәр ватылган, машиналар каршы як полосага чыгарга мәҗбүр булалар. Безнең балаларны 10нчы һәм 15нче мәктәпләргә нәкъ менә шул Базовая-Шевченко урамнары аша мәктәп автобуслары йөртә (шоферлары тәҗрибәле, тырыш, сүз әйтерлек түгел). Балаларыбызның иминлеге өчен юлның хәвефле өлешен ремонтлауда ярдәм итүегезне үтенәбез.

Җавап: Гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша мөрәҗәгатенә ӘМР башкарма комитеты хәбәр итә: Базовая урамында юлның чокырлы урыннары шәһәр автомобиль юллары идарәсе тарафыннан ремонтланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International