Татарстанның булачак машина төзүчеләре “Алнас” заводында булдылар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары “Римера” компанияләр төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводында җитештерү һәм белем бирү программасы белән таныштылар. Потенциаль эш урыны белән танышырга “машина төзү производстволарын конструкторлык-технологик яктан тәэмин итү” белгечлеге алучы 1нче курс студентлары килде.

Студентлар заводның җитештерү мәйданнарында булдылар, “Алнас” музее һәм “Булачак Татарстан көллияте” уку-укыту үзәге белән таныштылар.

“Алнас” ААҖнең башкаручы директоры Сергей Саченко студентлар белән “Булачак Татарстан көллияте”ндә очрашты. Ул кунакларны “Римера” төркеменең социаль һәм кадрлар сәясәте белән таныштырды, “Алнас”та һәм компанияләр төркемендә эшләү перспективалары, карьера ясау перспективалары турында сөйләде.

“Безнең студентлар Әлмәт предприятиеләре белән беренче курстан ук таныша башлыйлар, - диде нефть-газ машина төзү технологияләре кафедрасының өлкән укытучысы Алсу Миңнуллина. – Зур машина төзү предприятиеләреннән берсе булган “Алнас” заводының техник белгечлекләрнең абруен күтәрү турында кайгыртуы куандыра”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International