Әлмәт “морж”ларының унберенче маршы

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
2-3 май көннәрендә “Айсберг” сәламәтлек үзәге, “Әлмәт яшь моржлары” үсмерләр клубы һәм “Доблесть-Экстрим” спорт клубы җитәкчелегендә шәһәребез “морж”лары, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, 100 километрга җәяүле марш-бросок ясадылар.

Традицион марш “Көнбатыш Европа-Көнбатыш Кытай” транспорт коридорының төзелә торган магистрале буенча үтте. Багряж авылы яныннан башланып, Мөслим авылы янында тәмамланды. Беренче-икенче көннәрне анда катнашучылар 50 км юл үттеләр. Маршта барлыгы 40 кеше катнашты, шулардан 15е балалар иде.

Дистанциянең ахыргы ноктасына кадәр Элиза Макарова ( «Әлмәт яшь моржлары»), Гөлсем Нурхаметова, Фирдәүс Солтанова, Владимир Верясов, Евгений Пегов, Рөстәм Дәүләтов («Айсберг»), Дмитрий Ермаков һәм Максим Якупов («Доблесть-Экстрим») барып җитте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International