Әлмәт полициясе тәүлек эчендә биш җинаять ачты

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
5 майда Әлмәт полицейскийлары биш җинаять ачты. Шул исәптән икесе кеше милкен урлау, талау һәм икесе законсыз әйләнештән наркотиклар алу.

25 яшьлек ир-ат шәһәрдәге бер кибеттән 700 сумлык коньякны ачыктан-ачык урлаган.

Элек тә хөкем ителгән 21 яшьлек ир-егетнең ике урлашуы ачылды, ул тотылды. Беренче тапкырында ул кеше өенә үтеп кергән һәм кесә телефоны белән алтын әйберләр алып чыккан. Китерелгән зыян 20 мең сумлык. Икенче тапкыр угры тагын бер өйгә тәрәзә ватып кергән, ноутбук белән модем урлаган.

37 яшьлек хатын-кызның квартирында 1,2 грамм авырлыкта мәк сабагы экстракты табылды һәм алынды.

58 яшьлек ир-ат Walther маркалы теркәлгән газлы саклану коралын үзе китереп тапшырды.

Үткән тәүлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан бер кеше эчкән хәлдә транспорт йөрткән өчен тоткарланды, 147 юл йөрү кагыйдәләрен бозу факты ачыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International