“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хөрмәтле М.Х.Салихов! Безнең халыкның шәһәр советы сессияләренә бару мөмкинлеге бармы? Мәсәлән, анда үзем булырга бик зур теләк булганда? Рәхмәт.

Җавап: Әлмәт муниципаль районының шәһәр советы утырышлыры, кагыйдә буларак, ачык, хәбәрдарлык шартларында үтә. Ачык утырышларда, утырыш бара торган бинаның мөмкинлегенә карап, шәһәрнең теләсә кайсы сайлаучысы катнашырга мөмкин. Регламентта каралган очракларда шәһәр советы ябык утырыш үткәрү турында карар кабул итәргә мөмкин, андый утырышка чакырылган кешеләр, шулай ук закон нигезендә утырышларда катнашу хокукына ия булган кешеләр генә килергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International