Һәркемнең үз сугышы

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Сугыш нәрсәдән башлана? Күпләрнең уйлавынча, ул кулыңа корал тотып беренче тапкыр дошманга каршы атакага ташланудан башлана. Әмма сугыш уты аша үткән кешеләр башкача уйлый. Аларның һәркайсы сугышны үзенчә кичергән.

Сугыш ветераннары арасында Галимҗан Әхмәтшин исеме дә бар. Сугыш башланганда ул әле 14 яшьлек малай гына була. Әле буыннары да ныгып җитмәгән үсмерләргә колхоз эшенә төптән җигелергә туры килә. Эшкә яраклы ирләрне сугышка алып бетерәләр, бөтен эш хатын-кызлар, картлар, үсмерләр җилкәсенә кала. “Повестка килү белән ирләр сабан-тырмаларын кырда калдыралар, фронтка китәләр иде”, - дип искә ала Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан ага Әхмәтшин.

Сугыш башта уйлаганча тиз генә бетми, 1943 елда Галимҗанның үзенә дә чират җитә. “Кич белән повестка алдым, иртән ат менеп Бөгелмә тимер юл вокзалына чаба идем инде”, - дип искә төшерә фронтовик.

Ул Балтик буе фронтына эләгә. Сугышның кайнар җиренә үк барып җитми, әмма Польша чигендә дә хәлләр бик тынычтан булмый. Яшь егетләрне урман кисеп аударырга куялар, алар чистарткан юлдан алты ат җигелгән пушкалар үтә. Урман читеннән барсалар, дошман самолетларының бомбага тотасын көт тә тор.

“Безгә таба гел атып тордылар, - дип искә ала ветеран. – Әмма эшне туктатырга һич ярамый иде. Урман кисеп ятканда бомбага тотып иптәшләребез үлгән хәлләр дә булды. Урман эченнән чыгып, бандитлар да һөҗүм иткәләде. Без анда байтак иптәшләрне күмеп калдырдык”. Шунда урман эчендә Галимҗан-солдат Җиңү хәбәрен ишетә.

Сугыш бетеп аз гына ял иткәннән соң Галимҗанны Сахалин утравына җибәрәләр, кече сержант Әхмәтшин 1951 елда гына Кичүчатка әйләнеп кайта.

Галимҗан Газимҗан улының бөтен хезмәт эшчәнлеге “Елховнефть” идарәсе белән бәйләнгән, ул анда электрик-машинист булып эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.

Ветеран эшләгән коллективын җылылык белән искә ала, ярдәм күрсәтеп торганнары өчен идарәнең элекке һәм хәзерге җитәкчеләренә рәхмәт укый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International