Бүген Әлмәтнең баш архитекторы Алмас Идрисов туган көнен бәйрәм тә

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Инициативалы иҗат кешесе Алмас Идрисов үз эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелгән шәхес. Аның иҗат җимешләре Әлмәтнең соклангыч архитектура ансамбле булып күз алдына баса.

2013 ел ахырында Татарстанның зур архитекторлары белән очрашу вакытында Алмас Идрисов үз эшендә һәрвакыт район һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчеләренә таянуын, теләсә кайсы дәрәҗәдәге җитәкчеләр тарафыннан аңлау табуын ассызыклады. “Мондый мөнәсәбәт турында хыялланырга гына мөмкин, - диде ул. – Минем ирегемне беркем дә кысмый. Әлбәттә, тәнкыйтьсез генә булмый, әмма бу - конструктив тәнкыйть, бу - эш процессы”.

ӘМР рәсми порталында “Архитекторның иҗади карашы” дигән рубрика Алмас Идрисовның иҗат идеяләрен гәүдәләндерү өчен тагын бер мәйдан булды. Монда аның идеяләре һәм фикерләре, хәзерге чынбарлыкка карашы гәүдәләнгән. Алмас Идрисов шәһәр кешеләре белән аралашырга һәрвакыт әзер, Әлмәтнең йөзен камилләштерү уңаеннан аларның теләкләрен тыңларга бервакытта да авырыксынмый. “Архитекторның иҗади карашы” дигән рубрикада моның өчен кайтма элемтә мөмкинлеге бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International