Гомумшәһәр планеркасында Әлмәт райпосы эшчәнлегенең йомгаклары

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Бүген гомумшәһәр планеркасында Әлмәт райпосы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Доклад белән идарә рәисе Җәлил Насретдинов чыгыш ясады. Докладта әйтелгәнчә, бүген предприятие тотрыклы эшли, салымнарын, эш хакын түләп бара, коллектив алдындагы социаль йөкләмәләр үтәлә. Республикадагы 43 район арасында 14 райпо гына, шул исәптән Әлмәт райпосы классик схема буенча эш итә.

Бүгенге көндә райпо сәүдә, җәмәгать туклануы, икмәк һәм кондитер әйберләре җитештерү, сөт җыеп эшкәртү һәм сөт продуктлары җитештерү, каты көнкүреш калдыкларын җыеп озату белән шөгыльләнә, хәзерләү эшчәнлеге алып бара.

“Киләсе елда Әлмәт районына һәм безнең предприятиегә 85 ел тула. Шәһәрдәге һәм райондагы һәммә кешенең диярлек потребкооперация тарихына тегеләйме-болаймы бәйләнеше бар. Форсаттан файдаланып, коллектив исеменнән район башлыгына һәм аның командасына, шулай ук безнең белән нәтиҗәле хезмәт итүче предприятие һәм хезмәт җитәкчеләренә аңлаулары, булышлыклары өчен рәхмәт әйтәсе килә”, - диде Җәлил Насретдинов чыгышын тәмамлап.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International