Хөрмәтле эшкуарлар!

2014 елның 6 мае, сишәмбе
2014 елның июнендә Татарстан Республикасының экспортка булышлык үзәге Казахстан Республикасына, Алматы шәһәренә бизнес-миссия оештыра. Аның максаты – 11-13 июньдә үтәчәк еллык халыкара «EXPO-RUSSIA KAZAKHSTAN 2014» сәнәгать күргәзмәсендә булу.

Күргәзмә ике ил халыклары арасында сәяси, икътисади, гуманитар һәм социаль-мәдәни бәйләнешләрне ныгыту максатында оештырыла. Анда халык хуҗалыгының күп төрле тапрмаклары буенча тематик бүлекләр булачак.

Татарстан Республикасы күргәзмәдә бердәм стенд белән катнаша.

Үзәк теркәлү җыемын һәм күргәзмә мәйданының хакын түләүдә булышлык күрсәтә. Очу һәм тору бәясе компания исәбенә.

Бизнес-миссиядә катнашу өчен Татарстан Республикасы экспортка булышлык үзәгенә 28 апрельгә кадәр 8(843)223-06-74 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International