Иң яхшы шәфкать туташларын планеркада котлау булды

2014 елның 6 мае, сишәмбе
ӘМР сәламәтлек саклау идарәсендә яңа ай башында киңәйтелгән планерка аның җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендә үтте. Ул бәйрәм көннәрндә барлык дәвалау-профилактика учреждеиеләрендә медицина ярдәме һәм дежурлык оештырган өчен рәхмәт белдерде, Бөек Җиңүне бәйрәм иткәндә бөтенесе имин буласына ышаныч белдерде.

Персональ мәгълүматларны саклау буенча оештыру-техник чаралар турында идарәнең әйдәр программисты Леонид Фокин сөйләде.
Сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә эшне иң яхшы оештыруга смотр-конкурс игълан ителгән иде, шуның йомгаклары буенча бүләкләү булды.

Бөтендөнья шәфкать туташы көнен (12 май) бәйрәм итү алдыннан бу һөнәрнең иң яхшы вәкилләре бүләк алды. Алар арасында ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Николай Фролов та бар. Ул Әлмәт медицина көллиятен тәмамлаганнан бирле бу өлкәдә 9 ел эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International