Гомумшәһәр планеркасында бүләкләү

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Бүген гомумшәһәр планеркасында Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын оештыруга һәм үткәрүгә зур өлеш керткән өчен Әлмәт дәүләт нефть институты ректоры Александр Емекеевка РФ спорт министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.

Шулай ук нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен ӘМР башкарма комитетының бухгалтерия исәбе бүлеге башлыгы Ләйсән Кәшфетдиновага ӘМР советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хаты тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International