“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Безнең әбиебез Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, әмма аны торак шартларын яхшырту өчен учетка куймадылар. Ул гомуми мәйданы 30,5 кв.метр булган йортта өч кешелек гаиләдә яши, ике кешенең пропискасы 5 елдан кимрәк. Шул сәбәпле аны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тапмадылар. Аның үз милке булган торагы юк, хәзер инвалид, йөри алмый, яшәү шартлары юк. Райбашкармага кабат мөрәҗәгать итсәк тә файдасы булмады. Инвалидлык турында белешмә сорыйлар, әмма без белешмә илтә алмыйбыз, чөнки әбине шәһәргә врачларга йөртергә кирәк. Ул авыл җирендә яши. Райбашкарманың торак бүлеге дөрес эшлиме, безгә ни хәл итәргә?

Җавап: Торак бина законда каралган тәртиптә мохтаҗ дип табылган кешеләргә бирелә. Йортка ике кешене пропискага кертеп, шул рәвешле торак шартларын начарайтып, тол хатын үзен торак йортка мохтаҗ дип тануларын тели. РФ торак кодексының 53 маддәсендә әйтелгәнчә, гражданнар торак бинадә кимендә 5 ел торганнан соң гына торакка мохтаҗлык исәбенә куелалар.
Тулырак мәгълүмат алу өчен, кем турында язуыгызны конкрет күрсәтеп, Ленин урамы, 41 А адресы белән торак бүлегенә мөрәҗәгать итегез (тел. 45-50-58).
Кабул итү чәршәмбе көннәрендә 13.15тән 17.15 сәгатькә кадәр, җомга көннәрендә 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International