Татарстанда террорчылар юк ителде

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Бүген гомумшәһәр планеркасында ФСБ бүлеге башлыгы Владимир Зимин Чистайда булган котртеррористик операция турында хәбәр итте.

30 апрельдән 1 майга каршы төндә Чистайда 2012 елда республика мөфтие Илдус Фәйзовка һөҗүм оештыруда һәм аның урынбасары Вәлиулла Якуповны үтерүдә катнашы булган террорчылар юк ителгән.

Юк ителгән террорчыларның берсе “Татарстан мөҗәһитләре” диверсион төркемен оештыручы Рәис Мингалиев булып чыкты. Хәзер полиция узган елның ноябрендә республиканың төрле районнарында православие храмнары яндыруга аның катнашы булу-булмавын ачыклый.

Чыгышының ахырында Владимир Зимин предприятие җитәкчеләренә коллективларда бәйрәм чорында уяулыкны көчәйтү кирәклеге турында әңгәмәләр үткәрергә тәкъдим итте.

ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов та халыкны уяурак булырга өндәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International