Әлмәттә экологик икеайлыкның беренче ае тәмамланды. Бүген гомумшәһәр планеркасында беренче йомгаклар ясалды. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин ай дәвамында җыештыру эшләрендә 49617 кеше катнашуын хәбәр итте, 873 берәмлек техника файдаланылган, 941 машина чүп чыгарылган, 13651 агач утыртылган.
Май бәйрәмен шәһәр чистарып, матурланып каршы алды. Экологик икеайлыкның әле тагын бер ае калды. 17 майда әлмәтлеләрне тагын бер гомумшәһәр һәм гомумрайон шимбә өмәсе көтә.