Әлмәттә мошенниклар таксистны алдаган

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Апрель ахырында полциянең дежур частена такси йөртүче мөрәҗәгать итә. Билгесез кешеләр аңа телефоннан шылтыратканнар, башка шәһәрдән килгән кешеләр икәнлекләрен, кайдан ашамлыклар алырга һәм кесә телефонына кайда акча салырга икәнен белмәүләрен аңлатканнар. 250 сумлык ашамлык алуын һәм телефон номерларына 3 мең сум акча салуын үтенгәннәр. Ярдәмчел ир-егет, мошенникларның әйткәнен эшләп, күрсәтелгән адреска килгән. Ә безнең шәһәрдә андый йорт бөтенләй дә юк икән.

Нәрсә булганын аңышып бетермәгән таксист полициягә мөрәҗәгать иткән, аферистлар кармагына эләккәнлеген шунда гына аңлаган.

Бәйрәм көннәрендә дә мошенниклар шәһәр кешеләренә шылтыратуларын дәвам иткән. 73 яшьлек карчыкка авария ясаган улының эшен судка җибәрми калу өчен 50 мең сум акча сорап шылтыратканнар. Әби алдатмаган, трубкасын куйган. Әлмәт полициясе хезмәткәрләре шәһәр кешеләрен уяу булырга, ят кешеләр белән сөйләшеп тормаска өнди, шик туган очракта полициягә шылтыратырга киңәш итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International