“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Мин “Токарликов” ААҖдә муниципаль тулай торакта гомуми мәйданы 24 кв.метр булган ике бүлмәдә яшим, гаиләдә 4 кеше. Күрше бүлмәдә үзе генә яшәүче үлде. Торак кодексының 295 маддәсендә каралганча, аның бүлмәсен алырга хокукым булса да, миңа рөхсәт итмиләр, чөнки мин фәкыйрь яисә күп балалы түгел (гәрчә өч бала үстердем), бюджет өлкәсендә эшләмим. Ә бит мин совхозда 17 ел эшләдем. Җирле үзидарә һәм безнең урам депутаты бүлмәне миңа бирергә риза, ләкин торак мәсьәләләре буенча рәис ризалык бирми. Нәрсә, бүлмәне приватизацияләү өчен миңа, күп елар үткәннән соң совхоздан китеп, бюджет өлкәсенә урнашыргамы?

Җавап: Торак бина законда билгеләнгән тәртиптә мохтаҗ дип табылган гражданнарга бирелә.

ӘМР советы карары белән (№ 295 от 19.04.2013 ел) гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган гомуми мәйдан 15 кв.метрдан артмаган очракта гаилә торак бинага мохтаҗ дип учетка алына.

Мохтаҗлар исемлегенә кертү өчен сезнең гаиләгезнең торак комиссиясе тарафыннан аз милекле дип танылуы кирәк (анда гаиләнең һәр кешесенең керемнәре, гаилә әгъзалары милкендә булган һәм салым салына торган мөлкәт исәпкә алына).

Карау өчен гаризалар һәм документлар пакеты түбәндәге адреска торак бүлегенә тапшырыла: Әлмәт, Ленин урамы, 41 А йорт (тел. 45-50-58).
Кабул итү чәршәмбе көнне 13.15тән 17.15 сәгатькә кадәр, җомга көнне 08.00дән 12.00 сәгатькә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International