Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Җиңү көненә багышланган тантана узды

2014 елның 6 мае, сишәмбе
2014 елның 5нче маенда ӘДМХИның урта һөнәри белем бирү факультеты ашханәсендә Җиңү көненә багышланган тантана узды. Әлеге чарага сугыш һәм хезмәт ветраннары чакырылган иде.

Кадерле кунакларны җылы каршылап, аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм киләчәккә сүрелмәс ышаныч белән яшәүне теләделәр. Үз вакытында тырышып эшләп, хәзер лаеклы ялга чыкан өлкәннәрне бүген бәйрәм рухы урап алды. Студентлар аларга моңлы җырларын, күңелле көй-биюләрен бүләк итте.

Үз чиратында ветераннар оештыручыларга, ӘДМХИ ректоры И.Р. Сәләховка, укытучыларыбызга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International