Исерек ир-ат хуҗа хатынга пычак белән ташланган

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Май бәйрәме көнендә Яр Чаллыдан 45 яшьлек иске танышы Әлмәттә яшәүченең квартирына килгән. Бергәләп аракы эчкәннәр. Эчеп утырганда ызгышып киткәннәр, сугыша башлаганнар. Шул вакытта хуҗаның 30 яшьлек хатыны кайтып кергән, ирен якламакчы булган. Кызып киткән кунак хуҗаны сугып еккан, тегесе аңын югалткан. Шуннан соң ир кеше хуҗабикәгә берничә тапкыр пычак белән чәнечкән. Хатын, аннан ычкынып, күршеләренә керә алган, шуннан полициягә шылтыраткан, ашыгыч ярдәм чакырган. Аннары квартирына әйләнеп кайтырга булган. Исерек кунак аны тагын да җәрәхәтләгән, аннары көчләргә маташкан.

Ул арада килеп җиткән “ашыгыч ярдәм” табиблары хатынга беренче ярдәм күрсәткән һәм медсанчастька илткән. Хәзер ул реанимация бүлегендә дәвалана.

Кадерне белмәгән кунак вакыйга урынында тотылган, элек хөкем ителгән булмаган. РФ Җинаять кодексының 111 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер вакыйганың ничек булганлыгы ачыклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International