“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Узган ял көннәрендә Әлмәткә барган идем. Шундый хәл турында язмыйча кала алмыйм. Хатыным белән шәһәр буйлап йөргәндә бик озак туалет эзләдем, ләкин тапмадым. Бөтенесе бикле. Административ бинага керергә дип парк сакчылыгына әйтеп карадык, драма театрына керергә сорап карадык, тупас җавап кына булды. Шәһәрегез кунаклары безнең хәлгә калмасын өчен паркта туалетлар мәсьәләсен хәл итсәгез иде.

Җавап: Парк территориясендә җәй көне файдалану өчен өч туалет бар. Төнлә температура 0 градустан түбән төшкән бу көннәрдә җәйге туалетлардан көн саен файдалану техник яктан мөмкин түгел, чөнки торбалар эреп бетмәгән әле.

19-20 апрельдә, администрация әйтүенчә, туалетлар эшләгән.

19 апрельдә шимбә өмәсе булды, җәйге туалетлар 7.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр эшләде, шулай ук “Ассоль” кафесында, прокатка чаңгы һәм тимераяк бирү пунктында туалетлар эшләп торды. 20 апрельдә 12.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр Радищев урамындагы туалет эшләде.

Паркны рәсми ачу 1 майда булды. Парк, туалетлар да, көн саен 10.00дән 22.00 сәгатькә кадәр эшли башлады.

Паркның административ бинасы ял көннәрендә бикле була һәм сак астына тапшырыла.

19-20 апрельдә драмтеатр бинасында вахтада 4 кеше дежур торган. Язма аңлатмаларында алар кемнең дә булса бинага кертергә соравын инкарь итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International