Ветераннар өчен социаль-гуманитар проект гамәлдә

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераннарының стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә булу һәм дәвалану шартларын яхшырту максатында “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән “Кадерле ветераныбыз” дигән үтә актуаль проектны гамәлгә ашыру бара. Проектның җитәкчесе - ТР президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, координаторы – сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барган көннәрдә әлеге социаль-гуманитар проектны гамәлгә ашыру иҗтимагый-сәяси яңгыраш ала.

Бүген ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе, шәһәр ветераннар советы, “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе, “Ак Барс-Мед” иминият компаниясе вәкилләре район үзәк дәваханәсендә һәм туберкулезга каршы диспансерда булдылар. Хәзерге көндә үзәк дәваханәдә 10 тыл хезмәтчәне һәм 3 Бөек Ватан сугышы ветераны, туберкулез диспансерында 1 ветеран дәвалана.

Көн тәртибендә ремонтлау, җиһазлар һәм инвентарь белән тәэмин итү генә түгел, иң мөһиме – палаталарны заманча стандартларга туры китерү, ветераннарга медицина хезмәте күрсәтүне оештыруда инновацион формалар кертү, аларга кайгыртучанлык һәм мәхәббәт, аңлау һәм игелек атмосферасы тудыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International