Музей халыкка якыная

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында ял сезоны ачык! Бүген бер-берсен алыштырып кына торган вакыйгалар арасында Р.Фәхреддин мемориаль музее хезмәткәрләре әзерләгән, сәгатькә якын сузылган мәгълүмати-күңел ачу программасы күпләр өчен кызыклы ачыш булды.

Шигырьләр һәм җырлар башкарган балаларны узган гасыр башындагы милли киемнәр күрсәтү алыштырды. Тамашачылар, күңелле викторинада канәгатьлек белән катнашып, үзләре өчен бөек галим, педагог, фикер иясенең дөньясын ачтылар.

Паркның төп мәйданындагы җанлылык мемориаль музей һәм аның мәдәни-агарту эшчәнлеге белән кызыксынуның арта баруын күрсәтә. Музейның директоры, филология фәннәре кандидаты Диларә Гыймранова бу елга планнары белән кыскача таныштырып үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International