“Лениногорскнефть” идарәсенең 70 еллыгына багышланган турнирда Әлмәтнең яшь теннисчысы җиңде

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Лениногорскидагы “Теннис Холл”да 14 яшькә кадәрле малайлар һәм кызлар арасында “Лениногорскнефть” идарәсенең 70 еллыгына багышланган теннис турниры булды. Ярыш зур теннис кагыйдәләре буенча һәм Россия теннис федерациясе регламентына туры китереп үткәрелде.

Турнирда Казан, Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы, Уфа, Салават, Алабуга, Ижевск, Бөгелмә, Пермь, Екатеринбург һәм Барнаул шәһәрләреннән килгән яшь спортчылар катнашты.

Әлмәттән Адель Гарифуллин малайлар арасында төп турнирда 2нче урын алды, Казан кызы Алена Кубанова белән парлы разрядта җиңеп чыктылар.

Турнирда катнашучыларның һәммәсе дә дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International