Әлмәттә Яз һәм хезмәт бәйрәме

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
1 Май иртәсе профсоюз вәкилләре өчен гаттәгедән үзгә булып, Үзәк парктагы Геройлар аллеясына чәчәкләр куюдан башланды. “Татнефть” ААҖ Профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин инициативасы буенча оештырылган әлеге чарада Нефтегазстройпрофсоюз республика комитеты рәисе Мансур Шарапов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, хезмәт батырлыгы күрсәтеп Герой исеменә лаек булган мөхтәрәм ветераннар, профсоюз комитеты рәисләре, журналистлар катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе профсоюзның хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен яклауда, кайгыртуда бердәм көч булын ассызыклады. Хезмәт кешесе бүген дә көн герое булырга тиеш һәм Геройлар аллеясына чәчәкләр куюны матур традициягә әверелдерик дигән фикер яңгырады.

Дөньяның 142 илендә 1 Май - Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Бүген Яз һәм Хезмәт бәйрәмен уздыру өчен нефтьчеләр башкаласында яшәүче һәм эшләүче төрле һөнәр ияләредә күмәк рәвештә нефтьчеләр мәйданына җыелды.

Төрле лозунг һәм плакатлар тоткан хезмәт коллективлары, аларның гаиләләре, балалар өчен иртәнге яктан ук сәүдә рәтләре эшләде, спорт ярышлары, уеннар оештырылды.

Бәйрәм Нефтегазстройпрофсоюз республика комитеты рәисе Мансур Шараповның чыгышы белән башланып китте. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов үзенең чыгышында барлык хезмәт ияләрен Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады, хезмәт сөючән, үз эшенә җаваплы караучы, уңышның нигезе бергәлектә булуын аңлаучы, теләсә нинди проблемаларны хәл итәргә әзер торучы әлмәтлеләргә рәхмәт белдерде.

“ Татнефть” ААҖ Профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин республика, район җитәкчелеге, шул исәптән “Татнефть” компаниясендә эшчеләрнең, яшь гаиләләрнең тормыш – көнкүрешен яхшырту юнәлешендә күп эшләр башкарылуына басым ясады, алда торган бурычларга тукталды.

Рәсми чыгышлардан соң сәхнә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар карамагына күчте. Ул арада Ленин мәйданында мәктәп укучылары, . студентлар һәм предприятие командалары традицион 1 Май эстафетасы башлады. Йөгерешчеләрдән соң велосипедчылар һәм автомобилистлар парады юл алды.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, “ Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International