ШТМК республика бәйгесенең беренче этабы узды

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
24-25 апрель көннәрендә Яңа Нәдер авылының мәдәният йортында “Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы” уенының беренче сайлап алу туры узды. Район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә Әлмәт районының 9 авылыннан ШТМК командалары катнашты. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Ике көн дәвам иткән юмор һәм сатира бәйрәме төрле авылларда яшәүче егет һәм кызларның үткен чыгышларыннан, җыр- биюләрдән гөрләп торды.

Гомуми нәтиҗәләр буенча, ШТМК уенының сайлап алу турында җиңүче булып Түбән Абдулдан “Хыялыйлар” командасы танылды. Беренче урынга “Татар каймагы”, “Иске- Яңа төркеме”, “Батырлар” һәм Бишмунча ташлары” командалары чыкты. Икенче урында “Лимон” һәм “Елмай”, өченче урында “Дөбер-шатыр” һәм “Чакматашлар” командасы.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International