Ул дәһшәтле еллар алдында баш иябез

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
9 май Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәпләрдә ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар дәвам итә. Узган атнада шундый күркәм чараларның берсе -шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә дә узды. “Ул дәһшәтле еллар алдында баш иябез” дип исемләнгән чара Ветераннар советының патриотик тәрбия буенча комиссиясе, Мәгариф идарәсе ветераннар советы, 1 нче мәктәп коллективы белән берлектә оештырылды.

Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ќитљкчесенећ мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Әмирова, Ветераннар Советы рәисе урынбасары Марсель Надыров, Бөек Ватан сугышы, тыл хезмәтчәннәре,1 нче мәктәптә эшләп лаеклы ялган чыккан абый-апалар, укучылар катнашты. Ветераннар залда утыручы балаларга сугыш чорының авырлыклары, тылдагы кыенлыклар турында сөйләделәр, 9 май көнендәге истәлекләре белән уртаклаштылар.

Резеда Заһретдинова ветераннарга Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International