Бүген Россиядә янгын сакчылыгы көне билгеләп үтелә

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Бүген янгын сакчылыгы хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ул РФ президенты Борис Ельцин указы белән кертелгән иде. Торак пунктларда янгын сүндерүне оештырганда федераль янгын сакчылыгы хезмәтенең вәкаләтләрен киңәйтүче соңгы законнарның берсе 2006 елның 25 октябрендә кабул ителгән “Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча Россия Федереациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” РФ законы булды.

Профессиональ янгын сүндерү командаларының беренчеләреннән берсе Петр 1 заманында оештырыла. Ул патшалык иткән елларда Адмиралтейство каршында шулай ук беренче янгын сүндерү депосы да барлыкка килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International