Әлмәттә “Хезмәтне саклауны идарә итү системасында яңа алымнар, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” дигән семинар булды

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Производствода җәрәхәтләнү очракларын булдырмау һәм эш урыннарында хезмәт шартларын яхшырту максатында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан) белән бергә Әлмәттә “Хезмәтне саклауны идарә итү системасында яңа алымнар, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” дигән семинар үткәрде.

Әлеге чарада райондагы 70 предприятиедән 120 вәкил катнашты. Семинарда хезмәт шартларын махсус бәяләүнең төп аспектлары, бәяләүче оешмалар алдына куела торган таләпләр каралды. Шулай ук иминият взносларының өстәмә тарифларын формалаштыру принциплары, эш бирүчеләрнең финанс ягыннан кызыксыну механизмнары да тикшерелде.

Семинарда катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрелде, яңа индивидуаль саклану чаралары күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International