Дуслык күпере нык һәм дәвамлы булсын!

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән “Төбәкара хезмәттәшлек планы” нигезендә Әлмәт шәһәренең 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Мордовия Республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе мәктәбе белән хезмәттәшлек эшен алып бара. Күренекле татар язучысы Ш. Камал исемен йөрткән мәктәп коллективы февраль аенда Ш.Камалның тууына 130 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп узды. Фәнни-гамәли конференциягә чакырылган Татарстан делегациясе составында Татарстан язучылар союзы әһелләре Р. Әймәтов , Ф. Яхин һәм А.Әбсаләмова белән берлектә , 25 нче мәктәп педагоглары А.Вилданова, Г.Сабитова, Ә. Җамалиева да катнашты.

23 апрель көнне 25 нче урта мәктәп базасында “Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә яңа алымнар кулланып укыту сыйфатын үстерү” дип исемләнгән регионара фәнни-гамәли конференция узды. Конференцииядә Мордовия Республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе урта мәктәбе педагоглары, филология фәннәре докторы , Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр институты профессоры Әнвәр Шәрипов , Лениногорск һәм Әлмәт районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Элеге эшлекле очрашу мәктәптә беренче мәртәбә булса да, килгән укытучылар өчен дистә еллар буена сузылган төбәкара хезмәттәшлек эшенең дәвамы булып тора. Мордовиядән килгән мәктәп директоры Ф.Шамонова шул хакта сөйләде.

Зур хөрмәткә лаек мөгаллимебез Әнвәр Шәрипов үзенең чыгышында татар әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен өйрәтү буенча мондый зур күләмле чаралар уздыру мәктәп өчен файдалы булуын, укыту-тәрбия эшен яңача оештыруда алдынгы тәҗрибә уртаклашу белем бирү процессында югары нәтиҗәләргә ирешүгә мөмкинлек бирүен ассызыклап үтте.

Фардия Хасанова,
“Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International