Бизәкле Пасха йомыркалары конкурс-күргәзмәсенә йомгак ясалды

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
“Метеор” үсмерләр клубы инициативасы белән Балалар һәм яшьләр идарәсе булышлыгында берничә көн дәвамында Пасха йомыркаларын бизәкләп буяу конкурс-күргәзмәсе булды. Анда шәһәрнең барлык яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр, “Ямашнефть” идарәсе прогимназиясендә укучылар һәм 41нче балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты.

Жюрига туган якны өйрәнү музееның фондларны баш саклаучысы Зөлфия Идиятова һәм картиналар галереясенең өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Мөслимова чакырылган иде. Күргәзмәгә куелган 90нан артык эш арасыннан берничә төрле номинациядә иң яхшыларын сайлап алу аларга җиңел булмагандыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International