Әлмәт бакчачылары сезон башланыр алдыннан мөһим бурычларын карап тикшерделәр

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Кичә Яшьләр үзәгендә бакчачыларның шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашуы булды.

Бакчачыларны иң нык борчыган мәсьәлә – бакчачылык җәмгыятьләре территориясендә урлашу. “Яблочко” бакчасы вәкиле җәмгыятьләренең нәкъ менә урлашулар аркасында акрынлап таркала баруын әйтте. Элек 700ләп кеше йөргән бакчага йөрүчеләр хәзер 100дән дә кимрәк.

Бакчаларны хосусыйлаштыру да шулай ук кискен тора. Бакчачыларның бик күбе моның өчен тиешле законнарны белми, төп проблема шунда.

Шимбә өмәләре кызган көннәрдә тагын бер проблема кузгатылмый калмады. Байтак бакчачылар бу эшкә җаваплы карамыйлар, җыештыра башларга ашыкмыйлар. Андый бакчачыларга экология нормаларын сакламаган өчен ӘМР экология департаменты тарафыннан 2,5-3 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International