Әлмәт шәһәр поликлиникасында ачык ишекләр көне

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
3нче шәһәр поликлиникасында узган ял көннәрендә 70 тыл хезмәткәрен оешкан төстә кабул итү булды. Алар барысы да алдан чакырып куелган иде. Кан алу өчен ач карын белән килергә кирәк булганлыктан, кунаклар өчен коймак, конфетлар белән чәй табыны әзерләнгән иде.

Ветераннарны терапевт, гинеколог, невролог кабул итте, аларның күз төбен карадылар, күз басымын үлчәделәр, маммографик һәм флюорографик тикшерү булды – тирәнтен медицина каравы күп нәрсәләрне эченә ала.

ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин һәм поликлиниканың баш табибе Әнәс Габдуллин белән очрашып, шушы поликлиникага беркетелгән байтак ветераннар үз мәсьәләләрен дә хәл итә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International