Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Казанда татар теле һәм әдәбият буенча II Халыкара олимпиаданың соңгы туры башланды
2014 елның 29 апреле, сишәмбе
27 нче апрельдән алып 1 нче майга кадәр Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уза. 28 апрель көнне олимпиада ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың беренче туры читтән торып, онлайн-тест язу режимында, узды. 9-25 нче декабрьдә узган дистанцион турда Россия, Таҗикстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Төркия, Бельгия, Кытай, Япония, БГӘ, Австралия һәм Канада илләреннән якынча 5 мең укучы һәм студент катнашкан. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 300 катнашучы ярышларны Казанда дәвам итә.
Катнашучыларның берсе - В.И.Вернадский исемендәге Таврия илкүләм университетының Кырымтатар һәм көнчыгыш филологиясе факультетының 2 нче курс студенты Әдип Әмиров. Ул сөйләгәнчә, ул Олимпиадага бик нык әзерләнгән, иҗади конкурска зур игътибар биргән.
“Кырымтатар теле һәм Казан татарлары теле охшаш, ләкин бердәй түгел. Безнең өчен сезнең телне өйрәнү бер үк вакытта кызыклы һәм авыр. Чөнки без төркиләр, безнең бер менталитет, мәдәният һәм традицияләр. Телләрнең төрлелеге формальлектер. Безнең йөрәкләр охшаш”, - дип билгеләде Әдип Әмиров.
Олимпиадада тагын бер катнашучы Юто Хишияма Казанга Япониядән килгән. Ул чит телләр өйрәнергә яратуын, инглиз, башкорт телләрен белүен, университетта төрек телен өйрәнүен сөйләде. Юто сүзләренчә, ул татар теленә охшаш, шуңа күрә аның грамматикасын өйрәнү кыен булмаган.
Катнашучыларны сәламләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ оештырган олимпиада ярдәмендә татар теленә кызыксыну арткан.
Ул сөйләгәнчә, татар халкының тормышы һәм киләчәге – 90 нчы еллардан алып хәзерге вакытка кадәр ТР парламентында сөйләшенә торган актуаль темаларның берсе. Мәктәпләрдә татар телен рус теле белән бер дәрәҗәдә өйрәнү, татар мәктәпләрен саклау, дәүләт телләрен үстерү буенча программаларны тормышка ашыру мәсьәләләре инде ике дистә ел көн үзәгендә кала. “Бу мәсьәләләрне күтәргән һәм яклаган шагыйрьләрнең, язучыларның, депутатларның, танылган кешеләрнең булуы яхшы. Моңа бәйле рәвештә, Туфан Миңнуллинны искә алмыйча булмый”, - дип билгеләде ТР ДС Рәисе урынбасары.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Энгель Фәттахов искәртеп үткәнчә, татар теле һәм әдәбияты буенча I Халыкара олимпиада 2012/2013 уку елында уздырылды. Ул вакытта читтән торып уздырылган турда Россиянең 15 субъектыннан һәм 9 чит илдән 1,5 мең укучы һәм студент катнашты, Казандагы турында – 100 кеше.
Э.Фәттахов олимпиаданың бу вакытта очраклы уздырылмавын, аның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлануын искәртте. “Халык тел, әдәбият, мәдәният булганда яши. Татарстанда татарларның өчтән бере генә яши, калганнары – дөньяның төрле почмакларында. Шуңа күрә без, телебезне һәм милләтебезне саклап калу өчен, барысын да эшләргә тиеш”, - дип саный Э.Фәттахов. Без бу олимпиаданы уздыруга зур өметләр баглыйбыз, чөнки татар теленең дәрәҗәсен күтәрергә телибез, дип басым ясап әйтте ТР мәгариф һәм фән министры.
Ул шулай ук игътибар иткәнчә, мондый чаралар – туган теле рус булмаганнар арасында рус теле буенча олимпиада июнь башында узачак һәм ул А.С.Пушкинның туган көненә багышланачак.
«Татар-информ»
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз