Физик культура көллияте студентларының апрель стартлары

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
27 апрельдә Казанда Кремль әйләнәсендә Апрель җиңел атлетика эстафетасы булды. Әлмәт физкультура көллиятеннән анда ике команда катнашты. Кызлар командасы кискен көрәш нәтиҗәсендә 2нче урын алды, егетләр 5нче урында. Командаларны ярышка яшь педагоглар Ирина Тимирова һәм Лилия Ибәтова әзерләде.

Махсус урта уку йортлары командалары арасында футбол буенча Татарстан беренчелегендә әлмәтлеләр 5нче урын белән канәгатьләнделәр, уйланырга, нәтиҗә ясарга сәбәп бар.

Физик культура көллиятенең 2нче курс студенты Алина Дәүләтшинага РФ спорт министрлыгы приказы белән Россия спорт мастеры дигән исем бирелде. Котлыйбыз!

Шушы елның апрелендә Алина пауэрлифтинг буенча Россия чемпионы булган иде. Берничә көннән ул Европа беренчелегендә үз үлчәвендә чемпион булды. 2нче курс студенты Екатерина Жильцова да куандырды, ул да үз үлчәвендә чемпион булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International