«Моңлы тамчы» фестивале

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
26 апрельдә Тәтеш районында балалар фольклор коллективларының II Республика фестивале булды. Анда катнашырга республиканың 22 районыннан 50 гариза кергән иде. Сайлап алу турын уңышлы үтеп, фестивальдә катнашырга Ерак Ямаш авыл мәдәният йортыннан “Родничок” балалар ансамбле (җитәкчесе Л.И.Елистратова) һәм Келәмәнтәй авыл мәдәният йортыннан “Шахлич” балалар фольклор ансамбле (җитәкчесе Е.Н.Туктамышева) хокук яулады.

Концерт программалары дүрт авыл сәхнәсендә берьюлы барды, безенекеләр Кильдюшево мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады.

Фестивальдә катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр – Татарстан халыкларының мәдәнияте турында бизәкле буклетлар, значоклар, сумкалар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International