Россиянең танылган спортчысы 6нчы урта мәктәптә укучылар белән очрашты

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
6нчы урта мәктәптә танылган спортчы, Сочидагы Олимпия уеннарында катнашучы, ике тапкыр Россия чемпионы, 2009 елда Европа чемпионнары кубогын яулаган Ольга Сосина белән очрашу булды. Ольга Түбән Новгородта “СКИФ” хоккей командасында һәм Россия җыелма командасында һөҗүмче. Ул 2007 елдан бирле хоккей белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Танылган спортчы матбугат конференциясе форматында укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Соңыннан укучылар бергә фотога төшәргә һәм автограф алырга дип Ольганы төреп алдылар. Очрашу бик дустанә җылы шартларда үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International