Милли көрәш буенча Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә багышланган ачык турнир

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
27 апрельдә Әлмәт районының Түбән Абдул-Елхово авылларында Милли көрәш буенча Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә багышланган ачык турнир булды. Бу ярышларның төп максаты – спортның милли төрләрен популярлаштыру һәм балаларны спорт белән шөгыльләнүгә тарту. Ярышта Азнакай, Әлмәт, Сарман, Яңа Чишмә, Мөслим һ.б. районнардан 9-18 яшьлек көрәшчеләр бил алышты.

Районда спортның 50дән артык төре белән шөгыльләнәләр, әмма милли татар көрәшенә мөнәсәбәт башкарак, чөнки ул татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышлык итә.

Елхово авылында көрәш секциясе өч ел элек Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Сәлахов инициативасы белән оештырылган иде. Әлеге ярышларны ел саен үткәрүдә дә ул башлап йөри. Авылның яшь көрәшчеләре мәктәптә тренировка ясый. Алар белән Әлмәт сабан туйларының баш батыры Ильяс Галимов мастер-класс үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International